Онлайн трансляция

Свернуть

Бер атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәме 9,1 меңнән артык чакыру үтәгән

Бер атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәме 9,1 меңнән артык чакыру үтәгән

https://tnv.ru

18 Октябрь 2021, 17:23

856

0

Бер атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәме 9,1 меңнән артык чакыру үтәгән
Узган атна эчендә, 11 октябрьдән 17 октябрьгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 9148 чакыру үтәгән, шул исәптән 851 тапкыр – җәмәгать урыннарына, дип хәбәр итә Казан шәһәренең рәсми порталы.

Иң күп чакырулар саны (8548) төрле авырулар сәбәпле башкарылган. Шулардан 150 урынга баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары сәбәп булган, ә 55 урынга көчле миокард инфарктлары. Бала табу очракларына табиблар 68 тапкыр чыккан.

Бәхетсезлек очракларына медиклар 532 тапкыр чыккан, шул исәптән 39 шалтырату юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан килгән.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров