Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 500гә якын стационар халык санын алу участоклары эшли

Татарстанда 500гә якын стационар халык санын алу участоклары эшли

https://tnv.ru

20 Октябрь 2021, 12:14

350

0

Татарстанда 500гә якын стационар халык санын алу участоклары эшли
Татарстанда Бөтенроссия халык санын алу башланганнан бирле 430 стационар халык санын алу участогы һәм тагын 58 МФЦ эшли, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
.
Халык санын алуны электрон рәвештә узу мөмкинлеге булмаган һәм үз йортларында исәпкә алучыларны кабул итәргә теләмәгән татарстанлылар әлеге пунктларда анкета тутыра алалар.

Уртача алганда, халык санын алу процедурасы 15-20 минут тәлап итә. Исәпкә алу участокларының тулы исемлеге белән биредә танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 15 октябрьдә Россия Федерациясенең барлык субъектларында Бөтенроссия халык санын алу башланды. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: strana2020.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров