Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 30 ноябрьдән 7 октябрьгә кадәр балалар бакчаларының эш режимы билгеле булды

Татарстанда 30 ноябрьдән 7 октябрьгә кадәр балалар бакчаларының эш режимы билгеле булды

https://tnv.ru

21 Октябрь 2021, 15:38

452

0

Татарстанда 30 ноябрьдән 7 октябрьгә кадәр балалар бакчаларының эш режимы билгеле булды
30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр  Татарстанның балалар бакчалары штат режимында эшләячәк, дип ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Шул ук вакытта мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге йогышлы авырулардан саклауның барлык чараларын үтәп алып барылачак.

Исегезгә төшерәбез, кичә Россия Президенты Владимир Путин вице-премьер Татьяна Голикованың илдә коронавирус вәзгыяте аркасында 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр өстәмә ял көннәре кертү инициативасын хуплады. Президент хезмәт хакы сакланырга тиешлеген билгеләп үтте.

Татарстанда коронавирус белән катлаулы вәзгыятькә карамастан, Рөстәм Миңнеханов республикада 23 октябрьдән эшләми торган көннәре кертмәү турында Карар кабул итте. Бу ТРда инде кабул ителгән чикләү чаралары белән бәйле.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәткә коронавируска каршы вакцинацияләү темпларын арттыру буенча актив эшне дәвам итү бурычын куйды.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров