Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда һава +14 градуска кадәр җылыначак

Иртәгә Татарстанда һава +14 градуска кадәр җылыначак

https://tnv.ru

21 Октябрь 2021, 16:44

1495

0

Иртәгә Татарстанда һава +14 градуска кадәр җылыначак
22 октябрь Татарстан җирлегендә яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары хәбәр итә.

Республикада төнлә һава температурасы +1.+6 градуска кадәр түбәнәячәк. Көндез +9.+14 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казанда 22 октябрь төнендә термометр баганалары +3.+5 градус билгесенә төшәчәк. Көндез максималь һава температурасы +11.+13 градус булачак.

Исегезгә төшерәбез, бүген иртән Татарстан башкаласында беренче кар яуды.

Фото: Наталья Левчук (ТНВ)

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров