https://tnv.ru
07 Декабрь 2021, 10:14
1340
0
Казанда яшәүче 31 яшьлек хатынны бер яшьлек кызын газаплауда шикләнеп тоткарлыйлар. "Кыйнау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Бу хакта Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Элегрәк социль челтәрләрдә кечкенә кызны кыйнау видеосы пәйда булды. Кадрлар буенча фикер йөрткәндә, бала тулысынча идәндә ята һәм елый, бу вакытта ваемсыз ана кызын аягы һәм куллары белән каты кыйный, шул ук вакытта аны орыша да.
Мәгълүматлар буенча, вакыйга 1 декабрь Җиңү проспекты буенча урнашкан йортларның берсендә булган. Ана кеше исерек хәлдә була. Хәзерге вакытта кыз медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында тора.
Элегрәк бу ханымга карата "балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча вазифаларны тиешенчә үтәмәү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган иде.
Фото: скриншот видео

Бүлешергә
Комментарии 0