Онлайн трансляция

Свернуть

Яр Чаллыда тәрәзәдән егылып төшкән 20 яшьлек егет һәлак булган

Яр Чаллыда тәрәзәдән егылып төшкән 20 яшьлек егет һәлак булган

https://tnv.ru

07 Декабрь 2021, 16:48

1665

0

Яр Чаллыда тәрәзәдән егылып төшкән 20 яшьлек егет һәлак булган
Кичә 20 яшьлек егет Яр Чаллыда 62/69 йорт тәрәзәсеннән егылып, алган җәрәхәтләрдән вафат була. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Мәрхүмнең мәетен очраклы үтеп баручы табып ала һәм ул урынга ашыгыч хезмәт вәкилләрен чакырта. Урынга килгән табиблар егетнең үлемен генә теркәгән.

Полиция хезмәткәрләре мәрхүмнең күрше республикадан килгән булуын ачыклый. Хокук сакчылары егетнең смартфоннан файдаланып килеп чыккан хәлләрнең нечкәлекләрен ачыкларга исәп тота.

Элегрәк мондый фаҗига 68 яшьлек ир-ат белән булган иде, ул Казандагы Нокса авышлыгында урнашкан йортның җиденче катыннан таеп егыла.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров