Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда һава торышы начар булу сәбәпле, шәһәрара автобуслар хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелде

Татарстанда һава торышы начар булу сәбәпле, шәһәрара автобуслар хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелде

https://tnv.ru

08 Декабрь 2021, 10:40

1499

0

Татарстанда һава торышы начар булу сәбәпле, шәһәрара автобуслар хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелде
8 декабрьдә һава шартларының начараюы сәбәпле, Татарстанда шәһәрара автобуслар хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелде, дип хәбәр итә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Әлеге чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында кабул ителгән дип билгеләнә. Чикләү һава шартлары яхшырганчы гамәлдә булачак.

Синоптиклар фаразларына караганда, бүген республикада кар, буран, шулай ук көчле җил һәм юлларда бозлавык көтелә.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров