Онлайн трансляция

Свернуть

Бер яшьлек баласын кыйнаган ана гаебен таныды

Бер яшьлек баласын кыйнаган ана гаебен таныды

https://tnv.ru

08 Декабрь 2021, 11:35

5925

0

Баласын кыйнаган хатынны, чит илләргә чыкмау таләбе белән, иреккә чыгардылар. Татарстан тикшерү комитеты "җәберләү" факты буенча җинаять эше ачты.

Бер яшьлек баласын кыйнаган ана гаебен таныды
Әни кеше үз сабыен кыргыйларча кыйнаган. Кичә бөтен республика шушы хәл буенча фикер алышты һәм кечкенә кызның язмышы өчен борчыла.

Әлеге коточкыч видео социаль челтәрләрдә таралды. Хокук саклау органнары ачыклаганча, кадрда - 31 яшьлек хатын-кыз үз баласын кыйный. Кызга яшь тә сигез ай. Әнисенең исерек булуы да билгеле. Янәсе, шул рәвешле ул иренә үч итмәкче булган. Татарстанның Тикшерү комитеты бу очрак буенча җинаять эше кузгаткан.

Бала хастаханәгә озатыла. Хатынның үзен - полиция бүлегенә алып китеп сорау алалар. Әлеге гаиләне опека хезмәткәрләре үз күзәтүенә алган. Аларны полициянең балигъ булмаганнар белән эшләүче хезмәтендә исәпкә куйганнар.

Баласын кыйнаган хатынны, чит илләргә чыкмау таләбе белән, иреккә чыгардылар. Татарстан тикшерү комитеты "җәберләү" факты буенча җинаять эше ачты.

"Кызыма карата бик начар җинаять кылдым – аны кыйнадым. Үз гаебемне таныйм, бик тә тәүбә итәм, мин моның өчен җәза тотарга әзер», – диде ханым.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров