Онлайн трансляция

Свернуть

Казандагы Варганов урамы участогы вакытлыча ябылган

Казандагы Варганов урамы участогы вакытлыча ябылган

https://tnv.ru

08 Декабрь 2021, 13:40

769

0

Бу суүткәргечне күчереп салу эшләре белән бәйле.

Казандагы Варганов урамы участогы вакытлыча ябылган
Казанда  Варганов урамы буенча автомобиль юлы участогында транспорт һәм җәяүлеләр вакытлыча хәрәкәте чикләнгән. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды, дип хәбәр итә Казан Мэриясе сайты.

11 декабрьгә кадәр хәрәкәт Варганов урамы буйлап, Промысловая урамыннан Бажов урамына кадәр участокта чикләнгән.

13 декабрьдән 18 декабрьгә кадәр Варганов урамы, Бажов урамыннан алып Авангард урамы буенча 171б номерлы йортка кадәр участокта хәрәкәт өчен ябык булачак.

20 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр Варганов урамы буенча хәрәкәт, Авангард урамы буенча 171б номерлы йорттан Авангард урамына кадәр урында чикләнәчәк.

Бу суүткәргечне күчереп салу эшләре белән бәйле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров