Онлайн трансляция

Свернуть

КФУ профессоры экстремаль эсселекнең кимү вакытын фаразлады

КФУ профессоры экстремаль эсселекнең кимү вакытын фаразлады

https://tnv.ru

23 Август 2022, 14:59

1716

1

КФУ профессоры экстремаль эсселекнең кимү вакытын фаразлады
Татарстан җирлегендә хөкем сөргән эсселек 31 августка кадәр дәвам итәргә мөмкин. Бу хакта КФУ профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итте.

Галим билгеләп үткәнчә, 1 августтан 20 августка кадәр Казанда уртача тәүлек һава температурасы +23,5 градус тәшкил иткән, бу нормадан 5-6 градуска югарырак.

Переведенцев сүзләренә караганда, бу атна ахырында Казанда бераз суытачак, көндезге һава температурасы +23 градуска төшәчәк. Тик, фаразлар чынга ашмаска да мөмкин.

Фото: krasivosti.pro

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 1

Мадина

Кирэкми безгэ салкынлык,гел шулай булсын, но янгыр кирэк.Кайсыдыр бер елны ,октябрьнен 15 енэ кадэр ,коры ,матур хава торган иде.

Аватар

Новости партнёров