Онлайн трансляция

Свернуть

Мошенниклар Казанда яшәүче бер ханымны 450 меңгә алдаганнар

Мошенниклар Казанда яшәүче бер ханымны 450 меңгә алдаганнар

https://tnv.ru

21 Сентябрь 2022, 15:49

998

0

Мошенниклар Казанда яшәүче бер ханымны 450 меңгә алдаганнар
Татарстан башкаласында телефон мошенниклары кабат кеше алдаганнар. 39 яшьлек хатын, җинаятьчеләргә ышанып, 420 мең сумнан артык акча күчергән.

17 сентябрьдә зыян күрүченең телефонына таныш булмаган кеше шалтырата һәм үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра. Аферист сүзләренчә, җинаятьчеләр ышаныч кәгазе ярдәмендә зыян күрүче исеменә кредит рәсмиләштерергә тырышкан. Аннан соң аның белән башка җинаятьчеләр элемтәгә керә. Алар хатынга акчаларын саклап калу өчен бөтен сумманы банкның махсус «резерв счеты»на күчерергә кирәклеген әйтә. Мошенникларга ышанып, ханым барлык күрсәтмәләрне үти һәм 425 мең сум акча күчерә.

Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров