Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда мошенниклар 91 яшьлек пенсионерны 300 мең сумга алдаганнар

Казанда мошенниклар 91 яшьлек пенсионерны 300 мең сумга алдаганнар

https://tnv.ru

23 Сентябрь 2022, 13:27

599

0

Казанда мошенниклар 91 яшьлек пенсионерны 300 мең сумга алдаганнар
Казанда мошенникларның пенсионер алдауның тагын бер очрагы теркәлгән. Аларга ышанып, 91 яшьлек хатын 300 мең сумсыз калган, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

21 сентябрьдә зыян күрүченең өй телефонына шалтыраталар. Билгесез кеше үзен адвокат дип таныштыра һәм пенсионерга оныгы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән дип хәбәр итә. Җинаятьче сүзләренчә, бу мәсьәләне хәл итү өчен зур суммада акча таләп ителә. Аңа ышанып, зыян күрүче курьерга 300 мең сум акча бирә.

Оныгы белән элемтәгә кергәч, зыян күрүче аның юл-транспорт һәлакәтенә эләкмәвен белгән. Нәтиҗәдә, пенсионер ханым полициягә мөрәҗәгать иткән, анда «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров