Онлайн трансляция

Свернуть

Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә җылылык җибәрү вакытында халык белән элемтәдә торуны сорады

Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә җылылык җибәрү вакытында халык белән элемтәдә торуны сорады

https://tnv.ru

26 Сентябрь 2022, 16:06

439

0

Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә җылылык җибәрү вакытында халык белән элемтәдә торуны сорады
Бүген Казанның торак йортларына җылылык җибәреләчәк. Шәһәр Мэры Илсур Метшин Башкарма комитеттагы эшлекле дүшәмбедә халыкның мөрәҗәгатьләре буенча эшләргә һәм җылытуны тоташтырганда аларның теләкләрен исәпкә алырга кушты, дип хәбәр итә мэрия матбугат хезмәте.

Шәһәрлеләр өчен җылылык белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшли башлаган. Казанда яшәүчеләр түбәндәге оешмаларга мөрәҗәгать итә ала:

Торак-коммуналь хуҗалык комитетына: +7(843)590-96-22, +7(843)590-96-23;

«Ачык Казан» системасына: +7(843)236-41-23.

Шалтыратулар район администрацияләрендә дә кабул ителә:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843)223-22-44;

Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843)223-21-11 (өст.2305);

Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843)223-29-99;

Совет районы: +7(843)223-20-00 (өст. 4110, 4311);

«Иске шәһәр» префектурасы: +7(843)221-49-99.

Исегезгә төшерәбез, җылылык системаларын эш режимына күчерүгә ике атнага кадәр вакыт бирелә – бу вакытта җылылык белән тәэмин итүне җайга салу һәм көйләү эшләре алып барылачак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров