Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстаннан ялган банк хезмәткәре Самараның 73 яшьлек пенсионерын алдаган

Татарстаннан ялган банк хезмәткәре Самараның 73 яшьлек пенсионерын алдаган

https://tnv.ru

04 Октябрь 2022, 13:17

385

0

Татарстаннан ялган банк хезмәткәре Самараның 73 яшьлек пенсионерын алдаган
Самара өлкәсендә яшәүче 73 яшьлек ир-атны Әлмәттән ялган банк хезмәткәре 10 млн сумга алдаган, дип хәбәр итә район буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Зыян күрүченең сүзләренә караганда, үзен банк хезмәткәре итеп таныткан билгесез кеше шалтыраткан. Пенсионерга барлык акчаларын алырга теләүләрен әйтәләр һәм аларны башка счетка күчерергә тәкъдим итиләр.

Ир шул ук көнне ун миллион сумнан артык акча тапкан. Акчаларны бары тик Әлмәттәге банк аша гына коткарып калып була дип ышандырганнар.

Шалтыратучының таләбе буенча, пенсионер берничә тапкыр Әлмәткә килә, анда аферистларга акча күчерә. Моның өчен ул үзенә ике кредит рәсмиләштерә. Соңрак ул үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлап ала.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров