Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Дәүләт Советы Республика Конституциясендә үзгәрешләр турында закон проектын кабул итте

Татарстан Дәүләт Советы Республика Конституциясендә үзгәрешләр турында закон проектын кабул итте

https://tnv.ru

23 Декабрь 2022, 16:23

390

1

Татарстан Дәүләт Советы Республика Конституциясендә үзгәрешләр турында закон проектын кабул итте
Бүген сессия утырышында Татарстан Дәүләт Советы Республика Конституциясендә үзгәрешләр турында закон проектын кабул итте. Анда Татарстан башлыгы вазифасының яңа исеме тәкъдим ителде. Президент урынына - "Глава Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Рәисе".

Исегезгә төшерәбез, үзгәрешләр 414нче федераль закон таләбе буенча кертелә. Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев бүген утырышта бу вариантны хупларга тәкъдим иттеләр.

"Татарстан Рәисе" атамасы тарихи, милли, мәдәни үзенчәлекләрне исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Әлеге документта күчеш нигезләмәләре бар, алар нигезендә яңа исем Татарстанның яңа сайланган югары вазыйфаи затына гына кулланылачак.


Фото: president.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 1

Я

Не надо было соглашаться с Москвой. Не надо ложиться под центр. Мне нравилось Президент Татарстана. Наш президент - лучший из всех российских, он думает о нас, старается защитить . Я за него!

Аватар

Новости партнёров