Онлайн трансляция

Свернуть

Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә ел нәтиҗәләре - видео

Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә ел нәтиҗәләре - видео

https://tnv.ru

25 Январь 2023, 17:27

57

0

Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә ел нәтиҗәләре - видео
2022 елда мәгълүмати дөньяда нинди мөһим күренешләр һәм үзгәрешләр барды? Бу хакта Республиканың "Татмедиа" - матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясендә сөйләштеләр. Ул Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында үтте.

Быел әлеге чара Татарстан Милли китапханәсе бинасында узды. Кунаклар һәм катнашучылар буларак барлык зур медиа (телевидение, радио, басма һәм интернет-ММЧ) вәкилләре, шулай ук тармак белгечләре чакырылган иде.

Чара алдыннан барлык кунаклар ММЧларының 2022 елның яңа проектлары һәм казанышлары белән таныша алдылар. ТНВ телекомпаниясе интернет-ресурсларның узган елгы күрсәткечләрен тәкъдир итте. Шулай ук телекомпаниянең генераль директоры Илшат Әминов Әсгать Сәфәровка нейросеть тарафыннан ясалган портретын бүләк итте.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров