Онлайн трансляция

Свернуть

27 гыйнварда Татарстанда буран көтелә

27 гыйнварда Татарстанда буран көтелә

https://tnv.ru

26 Январь 2023, 16:25

832

0

27 гыйнварда Татарстанда буран көтелә
Җомга, 27 гыйнварда, Татарстан җирлегендә кар яву көтелә, аерым районнарда буран. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең көче 16 м/с кадәр көчәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә кисәттеләр.

Синоптиклар республикада төнлә һава температурасы -5.. -10 градус булыр дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы -3..-8 градус булачак.

Казанда төнлә термометр баганалары -5..-7 градус билгеләренә якынлашачак. Көндез шәһәрдә -3..-5 градуска кадәр җылыначак.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров