https://tnv.ru
27 Ноябрь 2023, 15:32
201
0

Казанда айлык уртача хезмәт хакы 73 мең сумга җиткән. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
«2023 елның 9 аенда уртача хезмәт хакы зур һәм урта предприятиеләрдә 73 мең сумнан артып китте һәм узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда номиналь исәпләүдә 17,6 процентка, реаль күрсәткечләрдә 12,6 процентка артты», - дип хәбәр итә Шакиров.
Беренче яртыеллыкта Казан Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча 6 нчы урыннан 4 нче урынга күтәрелгән.
Фото: pxhere.com
Бүлешергә
Комментарии 0