Онлайн трансляция

Свернуть

Әлмәттә түбәдән боз төшеп 5 айлык сабыйны һәм ир-атны имгәткән

Әлмәттә түбәдән боз төшеп 5 айлык сабыйны һәм ир-атны имгәткән

https://tnv.ru

20 Март 2024, 11:10

389

0

Әлмәттә түбәдән боз төшеп 5 айлык сабыйны һәм ир-атны имгәткән
Әлмәттә кайбер идарәче оешмалар: түбәләрдән карны чистарттык дип хисап тоткан, хәтта фотоларын җибәргәннәр. Чынлыкта - кар көрәлмәгән була. Бу хәл Әминев урамында килеп чыккан фаҗигадан соң ачыклана.

Анда түбәдән кар төшеп 5 айлык сабыйны һәм ир-атны имгәтте. Район башлыгы Тимур Ногманов барлык ишегалларын яңадан карап чыгарга һәм йорт түбәләрен тикшерергә кушты. Бу юлы Торак инспекциясе һәм экологларны да җәлеп итәчәкләр, беркетмәләр төзеләчәк. Рейтингта соңгы урынында «ЖЭУ-3» идарәче компаниясе тора диләр. Аларда чистартылмаган түбәләр дә, халыктан зарлар да күп.

Теманы Әдилә Закирова дәвам итә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров