https://tnv.ru
20 Март 2024, 11:48
38
0
Казанның 18нче мәктәбендә - беренче сыйныфтагы унбер балада һәм бер укытучыда кызамык авыруы ачыкланган. Аларның берсе дә вакцина ясатмаган була.
Авыручылар белән элемтәдә булган һәм кызамыкка каршы прививкасыз укучыларны карантинга җибәргәннәр. Хәзер 77 бала изоляциядә. Бу - республикада әлеге авыруның иң зур чыганагы!
Татарстан буенча ел башыннан 135 очрак теркәлгән. 2023нең шушы чоры белән чагыштырганда 40 тапкырга артыграк. Белгечләр чир таралуның төп сәбәбе - кешеләрнең вакцина ясатмавы дип белдерә. Инзилә Хөсәинова репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0