Онлайн трансляция

Свернуть

22 мартта Татарстанда +7 градуска кадәр җылыта

22 мартта Татарстанда +7 градуска кадәр җылыта

https://tnv.ru

21 Март 2024, 16:54

172

0

22 мартта Татарстанда +7 градуска кадәр җылыта
Иртәгә, 22 мартта, Татарстан җирлегендә алмашынучан болытлы, явым-төшемсез көн көтелә. Төнлә һәм иртән томан төшәргә мөмкин. Җил тизлеге 2-7 м/с җитәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы -7..-12 градуска, аязган вакытларда  -17 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Көндез +2..+7 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә -8..-10 градуска җитәчәк. Көндез +4..+6 градус көтелә. Юлларда бозлавык, карап кына йөрегез.

Фото: dzen.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров