https://tnv.ru
22 Март 2024, 16:14
557
0
Татарстанның Питрәч районындагы «Царево Village» торак комплексындагы лицейда А гепатиты йоктыруның берьюлы ике очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Эпидемиягә каршы чаралар үткәрелде, шул исәптән дезинфекция. Хәзерге вакытта аралашкан затларга эпидемик күрсәтмәләр буенча вакцинация үткәрелә, контактка керүчеләргә медицина күзәтүе дә куелган», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Исегезгә төшерәбез, гепатит - бавыр авыруы. А гепатиты вирус аркасында барлыкка килә, аны зарарланган ризыкларны ашаганда, су эчкәндә йоктырырга мөмкин.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0