https://tnv.ru
25 Март 2024, 14:48
50
0
Һәр гаиләдә берәр эшмәкәр. Чувашиядәге Шыгырданда хезмәт аша рухи мирас һәм авыл ничек саклана?
Шыгырдан - көчле икътисады белән аерылып торган авыл ул. Монда 5 300 кеше яши, шуларның 1 028е үз эше белән шөгыльләнә. Димәк, һәр бишенче кеше - эшмәкәр, үзмәшгуль.
Бер яктан, авылны эшләп яшәүләре нык итсә, икенче яктан - рухи мирас көчле. Хәзер йортлары белән ураза тоталар. Монда бер үзенчәлек бар: күпчелек гаиләләр әби-бабай белән бер нигездә яши. Бу исә, бала тәрбиясендә буыннар чылбырын саклый. Шуңа күрә, ураза тотучы балалар да күп.
Бу атнада Чувашиядә 3 төрле ифтар уздырдылар: балалар, хатын-кызлар һәм ирләр өчен. Республика җыенына татар эшмәкәрләре төбәге - Шыгырдан, Урмай, Тукай авылларыннан килделәр.

Бүлешергә
Комментарии 0