Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.04.2016

Рөстәм Миңнеханов янә Казанның тарихи үзәген йөреп чыкты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген йөреп чыкты. Аны ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар озата йрде.

Төп юл Островский урамы аша үтте.

Татарстан Президентына тәкъдим ителгән беренче объект - Островский урамы, 100 адресындагы территория (элекке биредә икмәк заводы урнашкан булган). Монда күп функцияле комплекс төзү планлаштырыла, офис бүлмәләре, ишегалды, 240 автомобильлек паркинг һәм яшеллек зонасы булачак. Проект 2015 елның көзендә комиссиягә тәкъдим ителгән иде инде. Бүген төзәтмәләр кертеп тәкъдим ителә.

Рөстәм Миңнеханов проектны хуплады.

Шуннан иске обряд чиркәвен карадылар. Бина - региональ (республика) дәрәҗәдә шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәле. Казан Мәрьәм Ана гыбадәтханәсе 1906-1910 елларда Иван Семенович Гребенщиков сәүдәгәр акчасына төзелгән булган. Бина модерн стилендә төзелгән һәм хәзерге вакытта начар хәлдә. Объект хуҗасы - Россия Сәламәтлек министрлыгының Казан дәүләт медицина университеты. Объект турында КДМУ ректоры А.Созинов сөйләде.

Аннары региональ дәрҗәдәге мәдәни мирас объекты тәкъдим ителде - "1928-1942 елларда татар әдәбияты классигы, язучы Шәриф Камал яшәгән йорт" (Островский ур., 15).

Йорт 1908 елда төзелгән: ике катлы Көнбатыш Европа барокко стилендә. Икенче каты бай бизәлешле, тышкы яктан аркалы тәрәзәләр белән бизәлгән. Хәзерге вакытта бу бина - ТР Милли музее филиалы.

Йорт кулланышта түгел 2008 елдан ябык һәм төзекләндерү таләп итә.

Шәриф Камал яшәгән фатирда мемориаль экспозиция ясалачак, ә алга таба йорт әдәби музей була дип көтелә. Татар әдәбияты тарихы музее концепциясе заманча таләпләргә туры килә һәм республика җәмәгатьчелегенә һәм халыкка берничә кат тәкъдим ителгән иде инде. Аның турында музей белән идарә итүче Альбина Әбсәләмова Рөстәм Миңнехановка сөйләгән иде инде, ТР Президенты аны раслады.

Соңгысы Шәрык клубы бинасы булды (XIX гасыр ахыры, Сәүдәгәрләр җыены) - Яшь тамашачы театры (Островский ур., 10). Бина унтугызынчы-егерменче гасырлар арасында төзелгән. 1917 елда биредә Татар мәдәнияте йорты -Шәрык клубы ачылган. 1922-1924 елларда бина театр өчен үзгәртелгән - сәхнәсе киңәйтелгән, артист бүлмәләре ясалган һәм башкалар. Бинаның беренчел бизәлеше сакланмаган.

Театр бинасы 1995 елда яна, шул ук елда төзекләндерелә башлый. Беренче чират төзекләндерү эшләре 2001 елда тәмамлана.

Рөстәм Миңнехановка 2000 нче елларда эшләнгән икенче чират төзелеше проектын тәкъдим иттеләр.

Нәтиҗәдә, Рөстәм Миңнеханов берничә йөкләмә бирде, шул исәптән Шәриф Камал йортын реставрацияләү буенча документлар әзерләү, Казан Яшь тамашачылар театры бинасын ремонтлауның проект документларын әзерләү. Меркулов йортына, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, инвестор табу кирәк.

Казанны тәртипкә китерү зарур, диде Рөстәм Миңнеханов, бу безнең шәһәребез, һәм аның тышкы кыяфәте белән шөгыльләнергә кирәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20