Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
09.04.2019

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе яңа фильмга кастинг игълан итә

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе яңа фильм төшерә, һәм кастинг игълан итә!

Хөрмәтле дуслар, әгәр дә сез татар телен камил дәрәҗәдә беләсез икән, актерлык осталыгы белән таныш икән, без сезне кастингка чакырып калабыз.

Яшь чикләренә килгәндә, 18 яшьтән 35 яшькә кадәр. Кастинг 19 апрель 18:00 сәгатьтә Казан шәһәре Шамил Усманов урамы 9 йорт адресы буенча урнашкан ТНВ студиясендә үтәчәк.

Кастингка әзерләнү өчен tnv.ru сайтыннан текст алуыгыз сорала. Әлеге текст сүзләрен кастинг барышында, сәләтегезне эшкә җигеп, сөйләү - шарт.

Без сезне көтәбез!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин Елки