Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
19.04.2019

Җырчы Макsim үзенең эте белән татарча сөйләшә

Россия күләмендә танылган җырчы Макsim (Марина Максимова) үзенең Instagram челтәрендә бер кызыклы видео белән бүлешкән. Әлеге видео җырчы үзебезнең татар телендә сөйләшә!

Әйтеп үтәргә кирәк: Марина тумышы белән Казаннан. 2016 елда аңа Татарстанның атказанган артисты исемен бирделәр.

Видеода исә Марина бүләкләр кабул итә. Чәчәкнең матурлыгына сокланып утырганда, аның янына эте килә. Ул аңа рус телендә: «Бүләк сине барыбер алыштыра алмый», — дип, бераз гына читкә этә.

Ләкин чәчәк янында кыңгырау кебек чыңлаган бер уенчык була. Һәм Марина әлеге уенчыкны этенә бирергә уйлап, аңа татарча дәшә: «Кил әле монда, матурым», — ди ул. Әйе, чын үзебезчә, татарча!

Видео астында төрле комментарийлар калдырганар. «Синең татарча сөйләшүеңне ишетү рәхәт»; «Татар теле имтиханыннан бишле», — дип язганнар аның «битенә» язылучылар.

Татар теле бетә, диләр. Сөйләшсәң, бетми ул! Рәхмәт, Марина!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс