Онлайн трансляция

Свернуть

Алмаз Гафиятов: “Иң зур хыялым - Татарстанда спорт телеканалы ачу”

542

0

Алмаз Гафиятов ТНВ телеканалында 11 ел эшли. Әлеге вакыт аралыгында Алмаз практиканттан спорт редакциясе җитәкчесе, алып баручы һәм шәхси проектлар авторы вазифасына күтәрелде. 2019 елның август аенда ТНВда чыгып баручы “Таяну ноктасы” тапшыруында үзгәрешләр көтелә. Бу хакта, телевидение, журналистика һәм спорт турында Алмаз ТНВ Интернет-редакциясенә сөйләде.

Алмаз Гафиятов: “Иң зур хыялым - Татарстанда спорт телеканалы ачу”

“Таяну ноктасы” белән яңа югары дәрәҗәгә күтәрелергә кирәк


- Хәерле көн, Алмаз. Сез Татарстанда спорт турында язучы әйдәп баручы журналистларның берсе. Ләкин без әңгәмәбезне спорт темасыннан башламыйк. Август аенда “Таяну ноктасы” тапшыруын яңарыш көтә. Нинди үзгәрешләр булачак?

- Әлеге программа безнең телеканалда бер елдан артык эшләп килә. Проектның рейтингы да югары. Минемчә, “Таяну ноктасы” - иң уңышлы проектларның берсе. Ул үз тамашачысын булдырды. Иң мөһиме – аның аналогы юк. Үзгәрешләргә килгәндә, беренчедән, алып баручы буларак мине күрә алачаксыз. Венера Аитова, декретка китү сәбәпле, әлеге вазифаны миңа тапшырдылар. Шуны әйтеп китәргә кирәк: һәр алып баручы тапшыруны үзенчә алып бара. Тапшыруның асылы сакланып калачак. Үзенчәлекләрнең барысы турында да әйтәсем килми. Шулай да, минем фикеремчә, тапшыру белән яңа югары дәрәҗәгә күтәрелергә кирәк.

 - Сез спорт журналисты, һәм, ялгышмасам, әлеге ток-шоуның форматы сезнең өчен яңа?

- Ток-шоу форматында эшләгәнем булмаса да, журналистика мәктәбен үттем: туры эфирлар да булды, корреспондент булып та эшләдем, хоккей матчларында да комментатор булдым, “Спорт Тайм” проектын җитәкләдем. Шуңа күрә, әлеге проект минем өчен яңа булыр дип уйламыйм. Шулай да ток-шоуда эшләгәнем юк иде әле. Миндә курку хисе юк, ә кызыксынуым чиктән ашкан.

- Сезнең тормышыгызда спорт һәм теливизион журналистика ничек барлыкка килде?

- Белемем буенча мин журналист, спорт белән балачактан дус. Журналистиканы сайлавым юкка гына түгел, чөнки әтием журналист. Ул “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире. Әтием дә журналист буларак спорт темасын яктыртуны үз итә. Мин кечкенәдән үк футбол, хоккей, самбо, дзюдо һәм милли көрәш белән шөгыльләнәм. Ләкин җәрәхәтләнү сәбәпле, көрәшне ташларга мәҗбүр булдым. Бүген ярымпрофессиональ дәрәҗәдә футбол уйныйм.

Шулай ук, әтигә ияреп, төрле спорт чараларына да йөри идем. Ул вакытта спорт журналисты булырмын дип уйламаган да идем, ләкин теләк барлыкка килгән иде инде. Татарстанда үткән бер спорт чарасын да калдырмый идем.

- Ә телевидение?

- КДУ журналистика факультетының икенче курсында укыганда, журналистиканың телевидение юнәлешен сайладым. Кастинг үтмәдем дисәм дә була. Башта практиканы радиода үттем, соңыннан телевидениегә күчтем. Һәм шул мизгелдән ТНВ телеканалы белән гел бергә булдым. Практика белән санасак, биредә мин 2008 елдан.


“Миңа уңыш елмайды – мин ТНВда эшлим”


- Бер урында өч-дүрт ел эшләргә ярамый дигән фикер бар. Әлеге сүзләр сезгә кагыламы?

- Мин бер урында гына басып торырга яратмыйм. Минем карьерамда гел үзгәрешләр булып тора. Башта “Батырлар” тапшыруында практика үттем, соңыннан яңалыклар бүлегендә берничә ел эшләдем, аннан соң спорт редакциясе җитәкчесе итеп билгеләндем. Сез әйтмешли, әлеге үзгәрешләр 3-4 ел дәверендә булды. Уеннарны шәрехләү тәҗрибәм дә бар. “Спорт тайм” тапшыруын да барлыкка китердек. Берничә елдан татар хоккее барлыкка килде. Бүген, ике ел үткәч, минем өчен яңа проект – “Таяну ноктасы”. Шулай итеп, бер урында утырып торуга зарланып булмый. Аллаһка шөкер, миңа уңыш елмайды – мин ТНВда эшлим

“Спорт тайм” Татарстан өчен уникаль проект иде

- “Спорт тайм” проекты турында сөйләгезче.

- Проектны без үзебез барлыкка китердек. Телевидение кысаларында барлыкка килгән әлеге программа белән охшаш тапшырулар Татарстанда юк. Үзебезнең кунакларыбыз белән без горурлана идек. Мәсәлән, Шамиль Тарпищев. Ул интервьюларда сирәк була торган шәхес. “Самое слабое звено” тапшыруы белән танылган Киселева да бездә кунакта булды.

- Нишләп тапшыру эшләвен туктатты?

- ТНВда проектлар ротациясе буенча билгеле бер сәясәт бар. Тапшырулар ябылып тора, яңалары ачыла.

- Яңа спорт проектлары планлаштырыламы?

- Әлбәттә, минем теләгем бар. Бүген без яңа форматлар турында уйланабыз. Безгә “МАТЧ-ТВ” белән көндәшлек итүе авыр. Беренчедән, хокуклар ягыннан хәл ителмәгән сораулар бар, икенчедән, безнең каналыбыз спорт каналы түгел. Спорт – бары тик юнәлешләрнең берсе генә. Шуңа күрә спорт темасын гына яктыртыр өчен эфир вакытын алу җиңелләрдән түгел. Болай да булдыра алганча спорт турында да сөйлибез. Һәм проектны булдыру өчен журналистлар да кирәк.

- Журналистиканың спорт юнәлешендә үзегезнең укытучыгыз дип кемне саныйсыз?

- Татарстанда андый кеше юк. “Ак Барс” уеннарын шәрехләгән Малимоновны тыңларга ярата идем. Телевидениедә спорт журналисты булып эшләгәндә алтын уртаны таба белү кирәк. Хәзер аңлатам: проект тамашачыларга да ошарга тиеш, шул ук вакытны сәясәтнең һәм телевидение командасының теләкләре, максатлары үтәлергә тиеш. Күпләр шул алтын урталыкны таба белми.

- “Батырлар” проекты турында сөйләшик.

- Проект бик күп еллар дәвамында эшләп килә. Ялгышмасам, унбиш ел элек эшли башлаган идек. Көрәш темасы минем өчен аеруча якын. Әтием дә көрәшче иде. Чын дөресен әйткәндә, әлеге проект коммерция белән бәйле. Проектны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкли.


“Рубин”матчларының туры эфиры “МАТЧ-ТВ”ның ачуын чыгарды”


- ТНВның “Ак Барс” матчларыннан туры эфир алып барганын беләбез. “Рубин” футбол клубы уеннарын да күрсәтеп карадыгыз, ләкин бу күренеш дәвам итмәде. Нишләп?

- Безгә башта рөхсәт иттеләр, хәзер исә барлык хокуклар “МАТЧ-ТВ”да. Безгә үзебездә булган матчлар өчен түләгән очракта күрсәтергә рөхсәт иттеләр. Хәзер ярамый, чөнки “МАТЧ-ТВ” рейтинглары төшә башлады.

- Бу сорауга нокта куелганмы?

- Үзгәрешләр булырга мөмкин. Бу сорауны ТНВ һәм “Рубин” хәл итәргә тиеш түгел, региональ клублар һәм телекомпанияләр пулы чишәргә тиеш. Түгәрәк өстәл янына утырып, сөйләшергә кирәк. Бу минем фикерем.

- Бүген матчларны сопкаст, айстримнан карап була...

- Әйе, килшәм. Әлеге проблема барлык илдә бар, һәм ул спортка гына кагылмый. Кешеләр түләргә теләмиләр, алар аңа ияләшмәгән. Миңа калса, бу гадәттән котылып булмас.

- Киләсе сезонда туры эфирлар буенча нинди яңалыклар көтәргә?

- Яңа сезонда булган схема буенча эшләячәкбез. Киләчәк турында төгәл әйтә алмыйм. Моңа күп факторлар тәэсир итә ала. Клубларның, федерацияләрнең, иганәчеләрнең кызыксынуы, мәсәлән. Телекомпаниянең дә акча эшләү максаты бар. Редактор буларак, минем ТНВда спорт уеннарының туры эфирларын күрәсем килә.


“Яхшы спорт комментаторын табу җиңел түгел”


- ТНВның спорт комментаторларының тәнкыйтьләрен ишеткән бар. Командада яңа кешеләр булырмы?

- Командабызга яңа кешеләр кирәк. Сәяси күзлектән комментатор дөрес фикер йөртергә тиеш. Андыйлар Татарстанда күп түгел. Без яңа кешеләр эзлибез.

- Сез хоккейны татар телендә шәрехлисез. Әлегә начар сүзләр ишеткәнем юк. Татар телендә эшләү ничек башыгызга килде?

- Беренче сезонда әлеге күренеш яңалык булды. Һәм уңышлы булды дип әйтә алам. Күпләр хәзер хоккейны татар телендә карый. Элегрәк хоккей карау күңел ачу булса, хәзер аңа җитдирәк карыйлар. Әйтеп китәргә кирәк: татар телен камил белгән комментаторларны эзлибез. Аларны табу тагы да авыррак.


“Хоккейның туры эфирлары татар теленең кулланылышын арттыра”


- Сез татар теленең кулланылышын арттырасыз. Моның белән килешәсезме?

- Әйе, һәм мин моның белән горурланам. Татар теле язмышының авыр вакытында без әлеге проектны булдырдык. Безнең җитәкчелек әлеге проектны хуплады. Әлеге туры эфирларның максаты спортны популярлаштыру гына түгел, ә татар теле язмышын да кайгырту. Татар министрларының, район башлыкларының, хоккейны татар телендә карап, туган телебезне өйрәнүләре хакында әйткәннәре бар. Димәк, безнең файдабыз бар. Әлегә хоккейдан башладык, ләкин спортның башка төрләре турында да онытырга кирәкми. Идеяләребез бар. Алга таба карарбыз.

- Сез үзегез нинди команда өчен җан атасыз?

- Билгеле, “Ак Барс”.

- Кайсы клуб гаммәви массакүләм чаралары белән яхшырак эшли?

- “Ак Барс”, “Рубин, УНИКС, “Зенит” командалары югары дәрәҗәдә эшли. “Ак Барс”ны билгеләп үтә алам. Алар узган сезон нәтиҗәләре буенча КХЛда маркетинг һәм ММЧ белән эшләү буенча барлык титулларга ия булды. “Динамо” клубларын да билгеләп үтәргә була. Аларның финанс яклары “Ак Барс”ныкы кебек түгел, шулай да алар үз дәрәҗәләреннән төшми. Популярлык ягыннан да алар бераз артта калсалар да, гаммәви массакүләм чаралары белән эшли беләләр. Алар безне бар мәгълүмат белән тәэмин итеп торалар: кайда уйныйлар, кем килде, кем китте, үзенчәлекле фактлар. Әлбәттә, без тамашачыларыбызга бары тик кызыклы мәгълүмат кенә җиткерәбез. Матбугат хезмәтләренең актив булулары сөендерә.

- Әйдәгез футбол турында. Кем яхшырак уйный “Барселона”мы яисә “Ливерпуль”мы? Мессимы, Роналдумы?

- “Барселона”дыр. Месси футболны яхшырак уйный, ә реклама һәм маркетинг буенча Роналду ошый.


“Рубин” турында нәтиҗәләр ясарга иртә, ә Биләлетдиновның “Ак Барс”тан китүе фаҗига түгел”


- “Рубин” бу сезонын яхшы гына башлап җибәрде. Роман Шаронов турында нәрсә диярсез?

- Минемчә, “Рубин”ның яңа сезонны шулай башлавы күпләрне гаҗәпләндергәндер. Шулай да әлегә сөенергә иртә. Әйе, аларның ничек уйнауларын карау ошый. Ун ел дәвамында аларның болай уйнаганнары юк. Белмим, алга таба да безне бүгенге нәтиҗәләре белән сөендерерләр микән?! Чемпионатның яртысы булса да үтсен, соңыннан нәтиҗә ясап булачак.

- Зиннәтулла Билалетдинов “Ак Барс”тан китте. Бу фаҗигамы яисә, киресенчә, алга таба бер адыммы?

- Фаҗига дип уйламыйм. Ул моңа кадәр дә китә ала иде. Тренерларның күбесе, чемпион булгач, карьераларын тәмамлый. Ә Билалетдинов инде легенда. Ул зур хөрмәткә ия, чөнки “Ак Барс”ны яңа дәрәҗәләргә күтәрде. Шулай да үзгәрешләр, яңа кешеләр кирәк. “Рубин”ның күрсәткечләре үзгәрде бит! “Ак Барс” та хоккейны яңача уйный башлар дип ышанам. Квартальнов “Ак Барс”тан яхшырак яисә начаррак команда ясар дип әйтә алмыйм. Шулай да үзгәрешләр булыр. Һәм, минемчә, алар кирәк. Шулай ук төгәл әйтә алам: Билалетдинов хоккейсыз озак тора алмыйча, барыбер берәр командада эшли башлаячак. Балыкчы яисә гөмбәләр җыючы булып китмәс бит инде...Ул спортсыз яши алмый торганнардан. Аның кебекләргә гел адреналин кирәк.

- “Зенит” волейбол клубы Россия беренчелеге финалына оттырды. Ничек уйлыйсыз, Владимир Алекнога да Бердыев, Билалетдиновлар артыннан ялга китәргә кирәк түгел микән?

- Бәлки. Алекно Казан волейбол клубы өчен генә түгел, ә дөнья волейболы өчен дә күпне эшләде. Ләкин шулай да, волейболда үзгәрешләр булырга тиеш. “Зенит” бу сезонда лидерларның берсе түгел, ләкин бу да фаҗига түгел. Әлбәттә, әлеге команда өчен икенче урын дигән сүз юк. Бәлки төп составны яңартырга кирәктер. Яшь спортчыларга ышанып карарга кирәк. Вербовны әзерлиләр дип беләм. Ә Алекнога үзен башка чемпионатта сынап карарга кирәк. Мәсәлән, Владимир Романовичка якын булган Франциядә узучы чемпионат. Бу әйберләр турыдан-туры республикабызның җитәкчелеге белән бәйле. Ә җитәкчелегебез Алекнога ышана. Тренерның үзенә дә Татарстанда уңайлы. “Зенит” күбесен дәлилли алды, ләкин яңарыш комаучаламас иде.


“Зур хыялым? Татарстанда спорт телеканалы ачу”


- Сезнең зур хыялыгыз бармы?

- Зур? Үзебезнең спорт телеканалын ачудыр. Без бу хакта сөйләшәбез. Безнең республикада күп спорт чаралары уза, шуңа күрә спорт телеканалын булдырырга мөмкин. Минем моңа ышанасым килә.

- Сез өйләнгәнме?

- Әйе, хатынымның исеме Гөлия. Өч ел элек өйләнештек. Озак йөрмәдек. Танышкач, алты айдан соң тәкъдим ясадым. Ике яшьлек улым бар. Аның исеме Айдан.

- Әти булгач, шатландыгызмы?

- Әлбәттә, шатландым. Әле малай икәнен белгәч, тагы да. Үз нәселемне дәвам итәм дигән сүз. Нәрсә кичергәнемне сүз белән генә әйтеп булмый. Минем энекәшләрем күп. Алар барысы да машиналар, роботлар, пистолетлар белән кызыксыналар. Ә минем улым туп белән уйнауны үз итә. Ишек алдында да гел туп кына тибә. Аны футбол түгәрәгенә йөртергә уйлыйм.

- Әңгәмә өчен рәхмәт, уңышлар!

- Үзегезгә рәхмәт.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров