«Заман көзгесе» — «Яңа Гасыр» каналында яңа документаль — публицистик проект. Биредә татар халкының бүгенге хәленә, тел, әдәбият, сәнгать торышына күзәтү - анализ ясалачак. Тапшыру халыкның үткәнен, киләчәген, бүгенгесен чагылдыра.
Проектның авторы hәм алып баручысы — журналист, Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре — Илзирә Юзаева;
Баш режиссер — Россия Федерациясенең кинематографистлар берләшмәсе әгъзәсе Ринат Юзаев;
Тапшыру «Яңа Гасыр» каналының «7 дней» иҗади берләшмәсе коллективы тарафыннан, «Татмедиа» hәм ТР Президенты каршындагы татар телен саклау hәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә;
Чыгу вакыты — hәр якшәмбе, кичке сәгать 20.00 сәгатьтә.