Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.05.2016

АКШ та табыш кимү фонында нефть бәяләре күтәрелде

 АКШ та табыш кимү фонында нефть бәяләре күтәрелде, дип хәбәр итә «Интерфакс».
Лондонның "ICE Futures" биржасында "Brent" нефтенә июль фьючерслары Мәскәү вакыты белән 7.46 га 0,9 процентка - барреле 49,25 долларга кадәр арткан. Пәнҗешәмбе көнне фьючерслар 0,25 процентка - барреле 48,81 долларга кадәр күтәрелгән иде. Нью-Йорк товар биржасы (NYMEX) электрон сатуларында "WTI" нефтенә июнь фьючерслары бәясе 1,14 процентка - барреле 48,71 долларга кадәр арткан. Контракт 0,06 процентка кимегән - барреле 48,16 доллар тәшкил иткән.
АКШ Энергетика министрлыгы мәгълүматлары буенча узган атнада илдә нефть табышы тәүлегенә 8,79 млн баррельга кимегән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20