Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
07.11.2017

Аксубайда “Үксезләр“ фильмы премьерасы булды

Аксубайда режиссер Нурания Җамали («ТатарКино») төшергән «Үксезләр» фильмы премьерасы булды, дип яза җирле басма.

Шимбә көне булуга да кармастан, район Мәдәният йортының концерт залы халык белән тулы иде. Бушлай кино карарга район үзәге кешеләре, мәктәп укучылары җыелды. Һәм фильмның беренче минутыннан ук үксез бала-кызчык турындагы сюжет, аның әйләнәсендә булган рәнҗетүләр, кешеләрнең аның хәленә керә белүләре, яхшылык һәм кешелеклелек хисләре белән очрашудан таң калдылар. Залда тынлык урнашты, ә ут кабынуга — тамашачылар тыя алмаган күз яшьләрен сөрттеләр.

Фильмны тәкъдим иткән иҗат төркеме — «Нурҗамал» студиясе Татарстан районнарында кинокүргәзмәләр оештырганнар. Аксубайлылар бу фильмны беренчеләрдән булып карадылар.

— Күңелләрне тетрәндергеч фильм, тормыш тарихы, ул залдагы һәр яшь һәм олы кешеләрнең күңелләренә үтеп керде. Шундый кино безне әхлаклылыкка, кеше хәсрәтен үзеңнеке кебек кабул итәргә, игелек күрсәтергә өйрәтә, — дип билгеләп үтте сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Камил Гилманов.

— Иҗат төркеменә, режиссерга, әсәр авторына, артистларга бик зур рәхмәт. Минем фикеремчә, Татарстан кинотасмасы беркемне дә битараф калдырмаячак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера Программа Мин