Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.02.2015

Балалар табынына нинди ризык эләгә?

Балалар табынына нинди ризык эләгә?

Быел нәниләрнең балалар бакчасында туклануы белән бәйле бер-бер артлы берничә шау-шулы очрак күзәтелде. Гыйнвар аенда бер төркем ата-аналар сабыйларның ярым ач кайта башлавына игътибар иткән иде. Нәтиҗәдә, кайбер тәрбия йортларында тиешле рационның киметелүе ачыкланды. Бу көннәрдә яңа коточкыч мәгълүматлар билгеле булды: нәниләр табынына бозылган ашамлыклар эләккән.


Ел башында “ВКонтакте” социаль челтәрендә оешкан төркемнәрнең берсендә ата-аналарның балалар бакчаcындагы туклануга карата дәгъвалары күренә башлады.  “Бакчага түләүне янә арттырдылар, ә ашатуны киметтеләр булса кирәк. Хәзер балаларга сөт ризыклары бирмиләр икән”, – дип яза берәү. Икенче бер ана “элегрәк бакчада бер әфлисун бирәләр иде, хәзер ул яртыга гына калды”, дигән борчуын уртаклаша. Казанның мәгариф идарәсе тиз генә бу фактларны кире какты. Имеш, бернинди ризык күләмен киметүләр дә юк, барысы да СанПин таләпләре буенча. Кайбер балалар бакчаларында аерым бер продуктларны икенчесенә алыштыру күренеше генә күзәтелгән. Бу тыелмаган, дип акландылар. Журналистларны балалар бакчасына алып барып, нәниләр каршына ите дә, боткасы да мулдан салынган тәлинкәләрне дәлил итеп күрсәттеләр.

Шуның белән бу шау-шу тынды. Әмма озак та үтмәде, балалар бакчаларының ашарга яраксыз ризыклар белән тәэмин ителүе билгеле булды. Бу янә ризасызлык китереп чыгарды. Әлеге фактлар Хисап палатасы үткәргән тикшерүләр нәтиҗәсендә ачыкланган. Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында китерелгән мәгълүматлар буенча, “Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” башкалабызның 10, 19 һәм 170нче балалар бакчаларын 33 килограмм бозылган минтай белән тәэмин иткән. Табынга исә горбуша куелырга тиеш булган. Шулай ук бу тәрбия учакларына чери башлаган 60 килограмм груша, 120 килограмм бәрәңге һәм 100 килограмм кишер китерелгән.  Хәзерге вакытта Татарстан Прокуратурасы республика Президенты күрсәтмәсе белән әлеге күренешләрне үз күзәтүенә алган.

Район җирлегендә дә хәлләр әллә ни мактанырлык түгел икән. Мисал өчен,  Аксубай районында үткәрелгән тикшерүләр балаларга итнең - 33, ә балыкның 54 процентка кимрәк бирелүен күрсәткән. Югары Ослан районында да шундый ук хәл – нәниләрнең тәлинкәләрендә 42 процент ит һәм 71 процент балык җитешмәгән. Сарман районында балык, җиләк-җимеш һәм соклар кимрәк күләмдә бирелгән.

Шулай ук балалар табынына сыйфатсыз ризык та эләккән. Яшел Үзәндәге балалар бакчасына сатып алынган 11394,2 мең сумлык итнең сыйфаты аукцион документларда билгеләнгәне белән тәңгәл килми. “Айзатуллин” шәхси предприятиесе 1нче категорияле ит урынына сыйфатсыз продукция белән тәэмин иткән.

Түбән Каманың 78нче тәрбия йортында да балаларның туклануы тиешлечә оештырылмаган. Түбән Кама шәһәре прокуратурасы үткәргән тикшерүләр нәтиҗәсендә, балалар бакчасының суыткычында куллану вакыты чыккан тавык табылган. Алай гына да түгел, бу тавыкның шул көнне балалар табынына эләгүе ачыкланган. Прокуратура ачыкланган фактлар буенча бакча мөдире А.К.Ризвановага карата административ хокук бозу очрагы турында эш ачкан.  

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка кадәр барып җиткән әлеге фактлар республика башлыгында кискен ризасызлык тудырган. Ул Прокуратурага бу мәгълүматларның дөреслеген яңадан тикшерергә һәм әлеге эшләр алып барылган вакытта балаларның туклануын оештыру өчен җаваплы җирле түрәләрне эшеннән азат итәргә күрсәтмә бирде.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20