Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
28.07.2017

«Бердәм Россия» эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү турында фикер алыша

Аз хезмәт хакы алып эшләүче пенсионерларга пенсия индексацияләүне кайтару турында «Бердәм Россия» фракциясе депутатлары Дәүләт Думасында фикер алыша, дип яза «Известия».

Бу хакта «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесенең канун проектлары эшләү буенча беренче урынбасары Андрей Исаев белдергән.

«Минемчә, әлеге мәсьәләләр, иң беренче чиратта, бюджет өлкәсенә карый, чөнки биредә эшләүче пенсионерлар аз хезмәт хакы ала һәм аларны алыштырырга кеше юк», — дип аның сүзләреннән өземтә китерә ТАСС агентлыгы.

Ул мисалга хастаханәләрдә эшләүче шәфкать туташларын һәм мәдәният оешмаларындагы хезмәткәрләрне китерә. Исаев белдергәнчә, эшләүче пенсионерлар өчен индексацияләүне бетерү авыр икътисадый вазгыять белән бәйле булган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин