Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
11.10.2017

Бердыевның элеккеге шәкертләре белән очрашыр вакыт җитте

Якшәмбе «Яңа Гасыр» каналында зур футбол уены күрсәтелә. РОСГОССТРАХ Рәсәй Чемпионатының чираттагы тур очрашуында Ростов-на Дону шәһәренең «Ростов» футбол клубы белән Казанның «Рубин» командасы очраша.

Казанлылар өчен «Ростов» футбол клубы Корбан Бердыевның элек җитәкләгән командасы буларак билгеле. Көньяк клуб тарихындагы төп уңышлар Бердыев җитәкләгән вакытка туры килә. Бүгенге көндә Ростов-на-Дону командасы өчен Корбан Бердыев вакытында килгән күп уенчылар чыгыш ясый. Алар арасында үз вакытында «Рубин» өчен уйнаган һөҗүмче Александр Бухаров һәм ярымсакчылар Александр Гацкан белән Павел Могилевецлар бар. Узган җәйдә Казанны көньяк шәһәренә алыштырган Виталий Устинов белән Владимир Дядюн бүгенге көндә «Ростов» командасының төп состав уенчылары исәпләнәләр.

Команданы яңа сезоннан тәҗрибәле остаз Леонид Кучук җитәкләде. Чемпионатның 12 турыннан соң «Ростов» командасы 16 очко белән турнир таблицасының җиденче баскычында урнашты. Яңартылган «Ростов» клубына каршы Корбан Бердыев командасы нинди уен күрсәтер һәм күп җанатарлар көткән өч очконы яулый алырмы?

Сорауга җавапны якшәмбе, 15 нче октябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Ростов» һәм «Рубин» командалары катнашындагы футбол уенын карап белә аласыз. Ростов-на-Дону шәһәреннән турыдан-туры трансляция 16:30 сәгатьтә башлана. «Рубин» өчен «Яңа Гасыр» телеканалы аша җан атыгыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин