Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.02.2016

Безгә күпчелекне дөрес юнәлешкә әйдәргә әзер булган актив яшьләр кирәк - Рөстәм Миңнеханов

“Татарстанның киләчәге ул – сез”, - дип бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзләренең сәләтләрен, булдыклылыгын күрсәткән очракта, яшьләрнең бүгенге җитәкчеләрнең варислары булып, Татарстан белән идарә итә алачагына ишарәләде. Бүген Иннополис шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бердәм Россия"нең Яшь гвардиясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге активы белән очрашты.

Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Бердәм Россия"нең Яшь гвардиясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы координацион совет рәисе Денис Давыдов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов залдагы яшьләрне сәламләп: “Бүген бик җаваплы көн. Федераль җитәкчегез дә килде. Соңгы вакытта яшьләр турында күп сөйлибез, системалы эш алып барыла. Бу эштә сезнең хәрәкәт җитди позицияне биләп тора. Минемчә, “Яшь гвардия” студентлар мохитендә эшләргә тиеш. Кичәге студентлар киләчәктә сезнең идеяләрне үткәрүчеләр булачак”, - дип билгеләп узды.

Президент яшьләр сәясәтендә төрле юнәлешләрнең синхрон булып, яшьләрнең гомуми иминлеге хакына эшләве мөһим икәнен, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының яшьләр программаларына игътибары җитеп бетмәвен, моны җайга салырга кирәклеген шәрехләде. Р.Миңнеханов Хөкүмәт тарафыннан яшьләр өлкәсендәге проектларга теләктәшлек һәм зур ярдәм күрсәтелүен ассызыклады. “Сәләт” нинди иде дә, хәзер нинди куәтле хәрәкәт”, - дип, ул бу эшнең системалы характерда булырга тиешлегенә басым ясады.

Р.Миңнеханов яшьләрнең үз сәләтен, мөмкинлекләрен ачуына инфраструктура мөмкинлекләре зур булуын белдерде. Татарстан башлыгы бүген очрашу барышында яшьләр тарафыннан яңгыраган спорт объектларыннан нәтиҗәле файдалану турындагы фикер белән тулысынча килеште. “Контроль тәэмин ителгән, камералар да куелды, тик моның белән кызыксынган, вәкаләтләре булган кешеләр барлыкка килсә, эш бөтенләй башкача булачак. Күпме спорт мәйданчыгын булдырдык, алар файдага эшләргә тиеш”, - дип, ул яшьләрнең моңа үз өлешен кертә алуына ишарәләде.

Президент былтыр Парк һәм скверлар елы, быел Су саклау зоналары елы булуын искәртеп: “Бүген су ресурсларына үтемлелек начар хәлдә. Сез, куәтле, актив, туры сүзле һәм эшле яшьләр бу юнәлеш белән дә шөгыльләнә алыр идегез. Без үз көчебезне республика өчен әһәмиятле мәсьәләләргә юнәлтергә әзер”, - диде.

Рөстәм Миңнеханов волонтерлык өлкәсендә дә безнекеләргә сәләтлелек, креативлык ягыннан тиңнәр булмавын билгеләп узды. “Бөтен кеше әйтә: теләсә кайсы спорт вакыйгаларында да безнең волонтерлар иң яхшысы булды. “Волонтерлык мәктәбе”н саклап калырга кирәк. Татарстанда республика үзе алдынгы, сынау төбәге булган юнәлешләр байтак. Минемчә, аларны үстерергә кирәк”, - дип белдерде.

Алга таба Президент икътисадны үстерү әһәмиятенә тукталды. “Республикабыз, икътисадыбыз, социаль-мәдәни өлкә өчен гыйлемле, креатив кешеләр кирәк. Беренче чиратта, бу - мәктәп. Гомуми белем, урта мәктәптән башка без югары квалификацияле белгечләр әзерләү перспективаларына ия була алмыйбыз. Югары уку йортлары тармаклар өчен кирәкле стандартларга җавап бирергә тиеш”, - диде ул. Аның фикеренчә, бүген товар җитештерүчеләрне безнең вузлар белән хезмәттәшлек итәргә кызыксындыру зарур.

“Кешеләрнең төп өлеше кая этәрсәләр, - шунда бара. Безгә шушы күпчелекне дөрес юнәлешкә әйдәргә әзер булган актив яшьләр кирәк. Халыкның мәшгульлеге өчен шартлар тудыру зарур. Безгә яшьләрнең республикадан китмәве мөһим, киресенчә, безгә килсеннәр”, - дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов.

Иннополисның бер 5 елдан уңайлы шартлар тудырылган, яхшы эш хаклары түләнә торган заманча шәһәр булачагын белдереп: “Мин монда Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы компанияләре булачагына ышанам”, - диде. Ул, шулай ук, “Алабуга”, “КАМАЗ”, "Нижнекамскнефтехим”, “Татнефть” кебек ширкәтләрнең киләчәге якты булуына ишарәләде.

“Безгә икътисадыбызның безнең таләпләргә җавап бирүе мөһим. Лозунглар, патриотлык белән генә ерак китеп булмый. Республика икътисады – илебез икътисады. Ил икътисад куәтле булса гына көчле булачак. Моның өчен яхшы әзерлекле кадрлар кирәк. Сәяси активлыктан тыш, сез яхшы белгечләр булырга тиеш. Әгәр нәрсәгәдер ирешәсегез килсә, башкалардан яхшырак итеп ни дә булса эшли белергә, булдыклылыгызны күрсәтергә тиешсез. Без проектларны гамәлгә ашыра алырлык кешеләр эзлибез. Сезне барыбер күрәчәкләр. Әгәр кеше яхшы белгеч булса, ул, һичшиксез, тормышта үз юлын табачак. Барлык программалар, “Алгарыш”, “Кадрлар резервы” һәм башкалар шуңа йөз тота”, - дип, ул ел саен республикада иң булдыклы яшьләрнең 20ләбе  сайлап алынуын һәм алар өчен шартлар тудырылуын әйтте.

“Без ачык, үзегезнең республика тормышында активрак катнашуыгыз өчен нәрсә эшләргә кирәклеген тәкъдим итегез. Татарстанның киләчәге ул – сез”, - дип йомгаклады чыгышын Рөстәм Миңнеханов.

 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20