Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.07.2017

Бүгеннән “Чародей” сериалы «Джинкс» ситкомына алышына

Бүгеннән “Яңа Гасыр” телеканалы тамашачыларына яңа маҗаралар белән танышу вакыты килеп җитте. Хәзер “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында гадәтләнгән “Чародей” сериалы урынына кызыклы хәлләр дөньясына дәшкән мавыктыргыч «Джинкс» сериалы күрсәтелә башлый.

Ситкомның яки ситуацион комедиянең төп героинясы – гап-гади яшүсмер кыз Лулу Бейкер. Лулуның үзе генә белгән зур сере бар, ул да булса тылсымлы аш-су китабы. Китап белән дискотека өчен егет пешереп була яки Лулуның үги ир туганы Торквилга, тылсымлы китап серләре белән пешерелгән тылсымлы печеньены ашатып, колаклар үстерергә мөмкин.

Барысы да яхшы булыр иде, ләкин пешекчеләр китабын саклауга җаваплы итеп дуамал фея Кукины билгеләгәннәр.

Лулуның ачуын икенче яктан үги анасы Минти чыгара: ул аңа дус булырга омтыла. Кызның тылсымлы рецептлар куллану нәтиҗәсе көтелмәгән маҗараларга дучар итә. Шуның өчен «Джинкс» сериалының төп героинясы иң якын дусты Френчи белән еш кына көтелмәгән һәм кызыклы хәлләргә очрый.

Шунысын да искәртеп узыйк, маҗаралы «Джинкс» сериалы Фиона Данбар тарафыннан язылган «Лулу Бейкер» трилогиясе нигезендә төшерелгән.

Яңа сериалны 4 нче июль 16:25 сәгатьтә, ә 5 нче июльдән 16:00 сәгатьтә карагыз. Кызыктыргыч маҗаралар дөньясына рәхим итегез!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!