Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.04.2015

Чаллы спортчылары – йөгерү буенча Россия беренчелеге призерлары

Воронежда йөгерү буенча Россия беренчелеге тәмамланды.
Ярышларда Воронеж, Мәскәү, Чаллы, Санкт-Петербург, Чиләбе, Волгоград шәһәрләреннән 1100 кеше катнашты. Чаллы данын 12 нче Олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары яклады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча ике чаллылы бүләкле урыннарны алды. Шулай итеп, Дмитрий Головин, 15 яшькәчә яшүсмерләр арасында, 4600 метрга йөгерү буенча 1 урынны алды, 5200 метр арага йөгерүдә - икенче урын, 3600 метрга йөгерүдә - 3 урын.
Алинә Нуриева,21 яшькәчә спортчылар арасында, 8300 метр дистанциягә йөгерү буенча 3 урынны алды һәм спорт мастеры исеменә нормативны үтәде, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20