Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
03.10.2017

Чирмешәндә ана капиталына сертификатлар тапшырдылар

Чирмешән районында ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда 18 яшь әнигә «Ана капиталына» сертификатлар тапшырдылар, дип яза район газетасы.

Якташларыбызны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова тәбрикләделәр.
Сертификат алучылар арасында Чирмешәндә яшәүче Ләйлә Исмәгыйлова да бар иде.

-Безнең икенче улыбыз туды. Зур кызыбызның исеме Раяна, улыбызга Илдан исеме куштык, — ди Ләйлә.- Ана сертификатын кая тотуыбыз турында әле уйламадык, әмма ничек булса да, бу акчалар артык булмас.

Бүген ана капиталының күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә. Быел әлеге программаның гамәлгә ашырылуына 10 ел булды. Беренче сертификатларны 2017нче елда тапшырганнар, шул вакыт эчендә районда аңа 1275 кеше ия булган. Быел ана капиталына сертификатларны 48 кешегә тапшырганнар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин