Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.11.2015

Чүпрәле өлкәннәренә лекция укылды

 Чүпрәледә соңгы елларда район өлкәннәре өчен төрле социаль программалар эшли. Хәзер аларны төрле спорт секцияләрендә, бассейнда, саунада күрергә була. Алар өчен күптөрле ярышлар уздырыла. Әле шушы көннәрдә генә өлкәннәр алдында район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары, табиб-терапевт Илгизәр Хөснетдинов йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм аларны булдырмау өчен профилактик чаралар күрү турында мавыктыргыч лекция укыды.

Бу тема пенсионерлар өчен бик актуаль. Тәҗрибәле табибка сораулар да күп булды, чөнки әлеге чир белән интегүче кешеләрнең саны арта гына бара, дип яза Чүпрәленең "Туган як" басмасы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20