Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.01.2015

"Дакар-2015" раллиеның тугызынчы этабын Айрат Мәрдиев экипажы отты

 Бүген төнлә Чилида автомобильләр һәм йөк машиналары өчен бер көн ялдан соң, "Дакар-2015" халыкара раллиеның 9нчы этабы тәмамланды. Беренче булып финишка "КАМАЗ"да пилот Айрат Мәрдиев идарәсендәге Россия экипажы килде.

Икенче вакытны Эдуард Николаев (+01.29 мин.) идарәсендәге тагын бер Россия экипажы күрсәтте, өченче вакыт - Ivecoда голландияле Жерар де Ройда (+07.05 мин.). Андрей Каргинов җитәкчелегендәге тагын бер Россия экипажы дүртенче булып килде (+15.33 мин.). Дмитрий Сотников идарәсендәге "КАМАЗ-Мастер" командасына техник ярдәм экипажы бүген сигезенче вакыт күрсәтте (+37.20 мин.). Генераль классификациядә бар да үзгәрешсез. Россиянең "КАМАЗ-Мастер" командасы ышанычлы рәвештә беренче өч урынны били. 9 этап нәтиҗәләре буенча Айрат Мәрдиев җитәкчелегендәге "КАМАЗ" экипажы лидер санала, икенче - Эдуард Николаев (+14.10 мин.), өченче – Андрей Каргинов (+20.42 мин).

Дмитрий Сотников 2 сәгатькә диярлек калышып, бишенче бара. Бүген раллиеның Калама - Сальта маршруты буенча 10нчы этабы узачак. Махсус участокның озынлыгы 359 чакрым тәшкил итә. Беренче йөк машинасы 18.21дә кузгала.

Команда җитәкчесе Владимир Чагин узган этаптан канәгать калган: "Чын мәгънәсендә марафон этабы, безнең экипажларга ошады. Ташлар да, тузан да, дюналар да булды. Авыр эш көне. Шиналар да тишелми тормады. Ике экипаж навигациядә вакыт югалтты. Эдуард Николаев 12 минутка якын. Дмитрий Сотников башта ярты сәгатьләп, аннары 5 минутка якын. Иртәгә авыр көн булачак. Махсус участок 3600дән 4500 метрга кадәр биеклекләрдә узачак. Тулаем алганда машиналар тәртиптә, бүген прафилактика ремонты ясыйбыз, шиналарны алмаштырабыз".     

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20