Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.05.2017

Дарья Малыгина "Динамо-Казан" командасына әйләнеп кайтты

Казан волейбол клубы системасында тәрбияләнеп, соңгы ике елда аренда хокукларында «Заречье-Одинцово» командасы данын яклаган Дарья Малыгина 2017−2018 елгы сезонда «Динамо-Казан» командасы өчен уйнаячак. Бу хакта клубның рәсми сайты хәбәр итә.

Узган сезонда 23 яшьлек әлеге волейболчы, диагональ уенчы позициясендә чыгыш ясаучы Дарья Малыгина 316 очко җыйды һәм әлеге күрсәткече белән Суперлигада иң көчле 20 бомбардир исемлегенә керә алды.

«Без инде хәзердән үк аның „Динамо-Казан“ кебек топ-клуб дәрәҗәсендәге уен күрсәтә алуына ышанабыз. Шуңа да аның составта булуы команда уңышы өчен аз өлеш кертмәячәк. Безгә диагональ уенчы позициясендә тагын бер уенчының булуы мөһим иде. „Динамо-Казан“, „Заречья-Одинцово“ һәм Россия җыелмасында уйнап тәҗрибә туплаган Дарья нәтиҗә китерерлек җитди уен күрсәтергә әзер булырга тиеш», — дип аңлатма биргән «Динамо-Казан» клубының генераль директоры Сергей Чернышов.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!