Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.09.2015

Ел башыннан бирле Татарстанда авылда яшәүчеләр өчен 1,5 млрд сумлык азык-төлек җитештерелгән

Ел башыннан бирле Татарстанда авылда яшәүчеләр өчен 1,5 млрд сумлык азык-төлек җитештерелгән Ел башыннан бирле Татарстанда авылда яшәүчеләр өчен 1,5 млрд сумлык азык-төлек җитештерелгән. Бу узган елгы шушы ук вакыттагының 115 процентын тәшкил итә.  "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта «Татпотребсоюз»да белдерделәр.

Район кулланучылар җәмгыяте 16,9 мең тонна икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештергән, бу узган елгы шушы ук вакыттагының 106 процентын тәшкил итә. Район цехлары авыл сәүдә челтәрләренә 318 тонна колбаса эшләнмәләре (118 процент) җибәргән.

Шулай ук Татарстан авылларына 1,2 мең тонна (105) кондитер эшләнмәләр, 517 тонна (100) макарон эшләнмәләре җибәрелгән, 266,6 мең дал (101) күләмдә - алкогольсез эчемлекләр, 280 тонна - балык (155).

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20