Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.02.2015

ФИНА комиссиясе Казанда "Мастерс" дөнья чемпионатына әзерлекне бәяләде

ФИНА комиссиясе Казанда "Мастерс" дөнья чемпионатына әзерлекне бәяләде   Халыкара йөзү федерациясенең "Мастерс" комитеты вәкилләренең Казанда тикшерү сәфәре тәмаланды.

Комиссия составына "Мастерс" комитеты рәисе Эдвард Эвелли, «Мастерс» комиссиясе вице-президенты Мэл Голдштейн,  ФИНА бюросы әгъзасы Мөхәммәд Диоп һәм башкалар керде. Техник комиссияне ФИНАның башкаручы директоры Корнель Маркулеску җитәкләде.

"Мастерс" спортның судагы төрләре буенча дөнья чемпионаты белән бер үк вакытта диярлек узса да, аны оештыру һәм үткәрүнең кайбер үзенчәлекләре бар. Иң беренче чиратта, ярышлар 14 яшь категориясендә үткәрелә - 25тән 100 яшькәчә, - дип билгеләп үтте "Мастерс" комитеты рәисе Эдвард Эвелли. - Ярышлар көн саен һәм кайчагында иртәннән алып төнгә кадәр дәвам итә. Моның өчен күп санда хезмәткәрләр, волонтерлар җәлеп итәргә кирәк була".

Спорт проектларның башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров билгеләп узганча, ФИНА тарихында беренче тапкыр ике чемпионат та бер үк шәһәрдә һәм бер үк вакытта диярлек үткәрелә.

"Бер яктан, бу бурычны җиңеләйтә, икенче яктан, тизлек таләп итә. Мондый ярышларны без беренче тапкыр үткәрәбез һәм спорт күзлегеннән бу турнир иң рейтинглы вакыйга булмаса да, спортның судагы төрләрен популярлаштыру буенча аның әһәмияте бик зур.  Ярышларда катнашучылар - еш кына зур илкүләм һәм халыкара ярышларда җиңүчеләр, зур спортта карьераларын тәмамласалар да, спорт формасын саклауны дәвам итүчеләр. Алар үзләре, гаиләләре, кайчагында җанатарлар белән килә. Спортчылар ярышып кына калмый, рәхәтләнеп аралаша һәм бергә вакыт үткәрә, бу турнирның атмосферасын фестивальгә охшата", - диде ул.

Искәртеп узабыз: "Мастерс" категориясендә 16нчы ФИНА дөнья чемпионаты Казанда 5-16 августта узачак. Анда 100-110 илдән 5-6 мең спортчы катнашыр дип көтелә. Барлыгы 653 комплект медаль уйнатылачак.

Катнашучыларны теркәү Халыкара йөзү федерациясендә 17 февральдән башлана. "Мастерс" комитетының киләсе тикшерү сәфәре июль аенда көтелә, дип хәбәр иттеләр 16нчы ФИНА спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты оештыру комитетының матбугат хезмәтеннән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20