Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.04.2015

Ф.Мөхәммәтшин Милләт эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесен Казанга чакырды

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Милләт эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов белән телефоннан сөйләшкәндә, аны югары урынга билгеләнүе белән котлады һәм нәтиҗәле милли сәясәтне гамәлгә кую мәсьәләләрен уңышлы хәл итүен теләде.

Татарстан җитәкчелеге республикада тынычлык һәм килешеп яшәүне тәэмин итүгә, республиканың күп милләтле халкының бердәмлеген ныгытуга зур игътибар бирә, дип билгеләп үтте Татарстан парламенты җитәкчесе. Фәрит Мөхәммәтшин республикада яшәүче халыкларның традицияләрен, телләрен саклау һәм үстерү буенча бай тәҗрибәгә ия Татарстан Халыклар ассамблеясы эшчәнлеге турында сөйләде.

Татарстан Халыклар ассамблеясы рәисе Милләт эшләре буенча федераль агентлык Россия дәүләте барлык халыкларының чәчәк атуы өчен хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерде. Ул мөмкинлектән файдаланып, Игорь Бариновны Казанга чакырды. Биредә май ахырында РФ ның ИФО дагы субъектлары дәүләт хакимиятенең Закон чыгару органнары ассоциациясе утырышы була, анда милләтара һәм этноконфессиональ мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә куюда федераль һәм төбәк аспектлары каралачак, дип белдерә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20