Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
03.07.2017

Франциядә билгесез кешеләр мәчет янындагы кешеләргә аткан

Билгесез кешеләр Авиньон француз коммунасында мәчет янында ут ачкан. Бу хакта полициягә сылтама белән La Provence хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Хәбәр ителгәнчә, мылтык һәм пистолет белән коралланган ике хөҗүм итүче вакыйга урынына машинада килә һәм мәчеттән чыгып баручыларга ут ача.

Атыш нәтиҗәсендә, кимендә, 8 кеше җәрәхәтләнгән, шул исәптән, 7 яшьлек бала да. Хөҗүм итүчеләр җинаять урыныннан кача алган.

Полициядә әлеге хәлне теракт буларак карамыйлар. Фаразланганча, һөҗүм сәбәбе яшьләр арасындагы конфликт.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин