Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.07.2016

Фәрит Мөхәммәтшин “Сәләт” форумында: “Без шундый хәрәкәт булуы белән горурланабыз”

Без Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән, башка илләрдән сәләтле балаларның биредә танышып, татар телендә аралашып, бер гаилә кебек дус, тату яшәүләренә мөмкинлек бирә торган шундый хәрәкәт булуы белән горурланабыз. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Биләр музей-тыюлыгында “Сәләт” V Халыкара яшьләр белем бирү форумы ачылышы тантанасында шулай дип чыгыш ясады.

Чарада шулай ук ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Гыйльметдинов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Миңгулов, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов, Россия Федерациясенең атказанган спорт остасы, Су тубы буенча кубок иясе Ирек Зиннуров һәм башкалар катнашты.

“Сәләт” хәрәкәтенең чишмә башында торган Җәүдәт Сөләйманов, кунакларны, “сәлкеш”ләрне сәламләп, интеллектуаль сәләтле балаларның 20 нче юбилей фестивале булуын билгеләп узды. “Без Биләргә кайтуыбызны дәвам итәбез. Һәрвакыттагыча Изге Биләр җирен сәламлибез”, - диде ул. Аның сүзләренә җавап итеп, “сәлкеш”ләрчә сөрән ишетелде.

Фәрит Мөхәммәтшин “Сәләт” хәрәкәтенең Татарстан өчен зур горурлык булуына басым ясап, аның республика, район хакимиятләре ярдәме белән гамәлдә булуын әйтте. “Күзгә күренеп зур эш башкарыла. Бу форум республикадан гына түгел, чит төбәкләрдән дә балаларны җәлеп итә. Алар бирегә зур кызыксыну белән килә. Беренчедән, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауның бу мөмкинлеген, икенчедән, яңа дуслар табып, алар белән аралашуны зур байлык дип саныйм. Мин оештыручыларга бик рәхмәтлемен, бу хәрәкәткә 20 ел элек тотынганнар иде”, - дип билгеләп узды Дәүләт Советы Рәисе. Ул ТРның беренче Президенты, хәзер Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да “Сәләт”не яратып кабул итүләрен әйтеп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин елдан-ел программаның үзенчәлекле булуын, мөмкинлекләр күбәя баруын, быел экология темасы күтәрелүен билгеләп узды. “Кызыклы әйберләр күп. Димәк, балалар киләчәк турында уйлый”, - диде. Парламент башлыгы ата-аналарга да балаларын җибәргәннәре өчен рәхмәтен җиткерде. “Бу оештыручыларга зур ышаныч булуы дәлиле”, - диде Ф. Мөхәммәтшин.

Шәрәфле кунакларга “Сәләт”нең 20 еллыгына багышланган истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аннан соң сәхнә алдына “Гайрәт”, “Яр Чаллы”, “Саба”, “Раушан”, “Рухият”, “Кандракүл”, “Бөгелмә”, “Болгар”, “Азнакай”, “Батыр”, “Биләр каласы” аланнары әләмнәре белән активистлар чыкты. Дәүләт гимннары астында Россия һәм Татарстан әләмнәре күтәрелде.

Яшьләрнең яратып тыңлый торган җырчысы Илназ Сафиуллин “сәлкеш”ләрне яшьләрчә җырлар белән дәртләндерде.

Форумда катнашучыларның күпчелек өлеше чатырларда яши. Укучыларга бу кызык та. IT-лицейның 9 нчы сыйныфын тәмамлаган Динә Фадеева беренче тапкыр форумга нәкъ менә шул чатырда яшәү кызыксындырганлыктан килүен әйтте. Динә үзе Арча районы Сеҗе авылыннан. “Монда бик күңелле, бер гаилә кебек яшибез. Атмосферасы үзенә тартып тора. Әти-әнием генә салкын тидермәсәң ярар иде дип кайгырып калды”, - диде ул.

Форумның белем бирү программасы 5 эре блоктан гыйбарәт: “IT”, “Шәхси нәтиҗәлелек”, “Карьера һәм уңышлар белән идарә итү”, “Үзең яса”, һәм “Эко-Татарстан”. Прорграмма кысаларында мастер-класслар, квестлар, иҗади чаралар, әдәби укулар, интеллектуаль-спорт ярышлары каралган. Дискуссия мәйданчыкларында төрле тармак белгечләре катнашында экология өлкәсендә актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу көтелә. Аның барышында катнашучылар шул проблемаларны хәл итүнең иң креатив юлларын тәкъдим итәчәк. Быел беренче тапкыр “Сәләт” ветераннарының эшлекле форумы узачак. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Бәләкәч” мәйданчыгы эшләячәк. Медиа-үзәктә форумның телевидение һәм радиосы булачак.

Экология темасының өстенлекле булуын күздә тотып, быел форумда чүп сортларга аерып җыелачак. Махсус чатырда “сәлкеш”ләр өчен әйләнә-тирә мохиткә кагылышлы шактый кызыклы мәгълүмат әзерләнгән. Анда шулай ук шушы өлкә белгечләре белән очрашулар үтәчәк. Рус география җәмгыяте белән берлектә, Кече Чирмешән елгасының су киңлекләре тикшереләчәк.

 ("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20