Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.03.2016

Г. Камал театры, чирек гасырлы тәнәфестән соң, кабат Санкт-Петербургка гастрольләргә җыена

 5-10 апрель көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Санкт-Петербург каласына гастрольләр белән барачак. 110 нчы юбилей сезонында Г.Камал театры Санкт-Петербургка 6 спектакль алып барырга ниятли.

Гастрольләр 5 апрельдә “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачылачак. Тамашачыларга 6 сында “Хуҗа Насретдин” спектаклен, 7 сендә “Гөргөри кияүләре”н, 8 ендә “Дон Жуан”, 9 апрель көнне “Банкрот” комедиясен, 10 апрельдә “Бабайлар чуагы”спектаклен тамаша кылырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Спектакльләр Г.А.Товстоногов исемендәге Зур драма театрының төп сәхнәсендә куелачак. Бу соңгы 25 елда Россиянең мәдәни башкаласында камаллыларның беренче гастрольләре.

Г.А.Товстоногов исемендәге Зур драма театры исә соңгы тапкыр Казанда 5 ел элек булган иде, киләсе гастрольләре 2016 елның көз айларына планлаштырылган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20