Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.02.2016

Г. Камалда - "иске-яңа" "Дон Жуан"

 Кичә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Ж.-Б. Мольер әсәре буенча куелган "Дон Жуан" спектакленың премьерасы булды.

Киң җәмәгатьчелектә күптән кызыксыну уяткан спектакльне күрергә теләүчеләр шактый иде - тамаша залы тулы булды. Спектакль башланыр алдыннан, театр бинасы каршында артык билет эзләп йөрүчеләр дә күренгәләде хәтта.

Спектакльне сәхнәгә куйган әлеге театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев "Дон Жуан"ны моңа кадәр Казан Яшь тамашачы театрында куйган булган.

Соңгы арада камаллылар сәхнәләштерә торган спектакльләрнең декорацияләре бик үзенчәлекле. Алар заман белән бергә атларга тырыша һәм төрле техник мөмкинлекләрне файдалана. "Дон Жуан"да да шул ук хәл. Сәхнә буш, ике яктан диварлар куелган. Әлеге диварларда, проектор ярдәмендә төрле сурәтләр барлыкка килә: шәһәр йортлары, диңгез, урман... Сәхнәнең шундый зур һәм чиксезлеккә китә торган итеп эшләнүе тамашачыда ике төрле уй тудыра. Беренчесе аның төп геройның күңел бушлыгы, яшәү рәвешенең мәгънәсе булмау, икенчесе исә, киресенчә, Дон Жуанның иреген сурәтли төсле.

Дон Жуан (Радик Бариев) бу тамашада, Сганарель (Искәндәр Хәйруллин) кебек үк, заманына бәйләнмәгән. Гомумән, спектакльдә чорлар да, стильләр дә буталган дигән фикер туа. Геройлар үз чоры өчен генә түгел, хәзер дә актуаль булган мәңгелек сораулар - мәхәббәт, ышаныч, иман, намус кебек мәсьәләләр хакында фәлсәфә куерта.

Режиссер Фәрит Бикчәнтәев игътибарын комедиянең фәлсәфи проблематикасына, Дон Жуанның яшәү һәм үлем белән уйнау сәбәпләренә, хатын-кызларны үзенә каратып юлдан яздыруының чишелмәгән серләренә, геройның фетнәле аңына, аны янәдән-янә кыл өстендә калырга этәргән шартларга, җәмгыять нормаларына каршы килгән гамәлләр кылып, кешеләрне хурлавына юнәлдерә.

"Дон Жуан" пьесасы дөнья классикасы репертуарында иң серле әсәрләрнең берсе. Мольер әлеге пьесаны язганда, классицизм кануннарыннан читләшеп, барокко поэтикасына мөрәҗәгать итә. Әсәрне язып сәхнәгә куйганнан соң, ул гаҗәеп зур уңыш казана, тик комедияне бер сезон уйнагач, Мольер аны репертуардан төшерә һәм башка беркайчан да сәхнәләштерми. Драматург үлгәннән соң, пьеса гасыр ярым Том Корнель эшкәртмәсендә уйнала. 1841 елда гына француз театры "Дон Жуан"ның беренче вариантына әйләнеп кайта.

Татар театрында исә спектакльне бүген һәм 19 февраль көннәрендә тамаша кылырга мөмкин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20