Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.05.2016

Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулу уңаеннан, "Артист" спектакле премьерасы була

Бу атна җомга көнне, ягъни 27 май сәгать кичке 7нче яртыда Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында (Казан шәһәре, Петербург урамы, 57 йорт) "Артист" спектакле премьерасы була. Шушы ук көнне Г.Кариев театры шушы премьерасы белән үзенең XIX театраль сезонын яба. Сезон ябылу тантанасында, ТРның атказанган артисты Рәмзия Зирәк кызы Закирҗанованың 55 яшьлек юбилее уңаеннан, ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырыла.

Аерым алганда, "Артист" спектакленә пьесаны, актер, драматург, режиссёр Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулу уңаеннан, аның бердәнбер әсәренә нигезләнеп, татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, М.Җәлил премиясе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла тарафыннан язылган. Режиссеры - Россиянең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов, рәссамы - РФның һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесеВалерий Яшкулов, композиторы - Алмаз Әсхәдуллин, балетмейстеры - Флера Янышева.

Төп рольләрдә: Габдулла Кариев - ТРның атказанган артисты Илнар Низамиев, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская яшь һәм өметле артистка - Алсинә Закирова. Кәрим Тинчурин - Илназ Хәбибуллин, Сакмарский - Айдар Вәлиев. "Артист" спектаклендә Г.Кариев театрының труппасы тулаем катнаша.

... Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская яшь таланлы артистлар белән труппадан китә. Труппа таркала! Кая барырга? Кариев белән Сакмарскийга бу хәлдә нишләргә?.. “Артист” премьерасына килүчеләр шуны да, моннан бер гасырдан артык вакыт элек татар профессиональ театры сулышын белеп-тоеп кайтачак.

Искәртеп үтәбез: "Артист"тан өзек Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулуга багышлап, аның туган авылында үткәрелгәнәдәбият һәм сәнгать бәйрәмендә тәкъдим ителгән иде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20