Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.04.2015

Гагарин кубогы финалында космонавтлар МКСтан "Татнефть-арена" белән элемтәгә чыкты

Гагарин кубогы финалында космонавтлар МКСтан "Татнефть-арена" белән элемтәгә чыкты  Бу минутларда Казанның "Татнефть-арена" боз саренда Гагарин кубогының финал сериясе башланды. Казанның "Ак Барс" һәм Питерның СКА командалары КХЛның төп трофее - Гагарин кубогы өчен көрәшәчәк.

Казанлылар өчен бу Гагарин Кубогында өченче финал, моңа кадәр "барслар" ике тапкыр әлеге трофейны откан иде. Санкт-Петербург клубы өчен бу үз тарихларында беренче финал булып тора. 

Матч алдыннан Халыкара космик станция бортыннан Россия космонавтлары элемтәгә чыкты. "Без галәмдә беренче булдык. Без хоккейда да беренче булачакбыз. Бу - безнең финал", - диде алар.

Россия һәм Татарстан гимннарын башкарганнан соң, казанлыларның җанатарлары "Сила – в единстве, единство – в вере" дигән зур баннер җәелдерде. СКАдан Казанга 700 кешедән торган җанатарлар армиясе килгән иде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20