Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.02.2016

“Хор Турецкого” Казан тамашачысы өчен махсус татарча җырлар башкарды

23 февраль көнне, Казанның “Пирамида” комплексында “Хор Турецкого” арт-төркеме тамашачыларга коллектив оешуга 25 ел тулуга багышланган концерт тәкъдим итте. Артистлар, бу уңайдан, “Синең белән һәм мәңгегә” (“С тобой и навсегда”) дип исемләнгән программа әзерләгән, анда шул дәвер эчендә башкарылган иң яхшы композицияләр тупланган. Концертта тамашачылар өчен сюрпризлар дә әзерләнгән иде.

Чара төркемнең җитәкчесе Россиянең халык артисты Михаил Турецкийның ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләүдән башланды. Ул шулай ук кала халкына кунакчыллыгы өчен рәхмәт әйтте.

Программа ике өлештән төзелгән, һәм һәркайсы бер сәгатькә якын барды. Тамашачылар XIX гасырның классик әсәрләрен, XIX гасырның 70-90 нчы еллары шлягерьларын, 30 нчы елларның танылган җырларын һәм төрле кинофильмнарга язылган җырларны таң калып тыңлады, артистларга кушылып җырлады.

Программаның икенче өлеше “Туган тел” җыры белән башланып китте. “Хор Турецкого” аны татар һәм рус телләрендә башкарды, зал да аларга кушылды. Гомумән алганда, зал һәм артистлар арасындагы диалог концерт дәвамында булды. Казанлылардан дистәләп кеше “Пирамида” сәхнәсендә “Хор Турецкого” белән бергә, узган гасырның 90 нчы еллары хитлары: “Музыка нас связала”, “Розовый вечер” һәм “Белые розы”га биеде.

Программа азагында яһүдләрнең борынгы “Хава Нагила” җыры яңгырады. “Ай, былбылым” җырын исә артистлар бөтен зал белән бергә башкарды.

Концертны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Җәмәгать палатасы җитәкчесе Анатолий Фомин һ.б. рәсми затлар тамаша кылды.

“Хор Турецкого” Казанда 2 концерт бирде. Аның берсе сәгать 15.00 дә башланса, икенчесе 19.00 дә булды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20